Татарстанда лагерьдә тәрәзәдән бала егылып төшкәннән соң җинаять эш кузгатылды
(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда лагерьдә бишенче кат тәрәзәсеннән 9 яшьлек малай егылып төшкәч, «Иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү» һәм «Ваемсызлык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, бу хәл Лаеш районының Петровский бистәсендә «Киләчәк инженерлары» балалар коммерцияле лагере урнашкан кунакханә комплексында булган. Дуслары белән уйнаганда малай тәрәзә төбендә басып, москит сеткасына таяна һәм тәрәзәдән егылып төшә. Күп санлы сынулар һәм имгәнүләр белән баланы хастаханәгә илтәләр.
Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый.
Элегрәк «Татар-информ» Казан янындагы лагерьдә бишенче кат тәрәзәсеннән 9 яшьлек малайның егылып төшүен язган иде. Баланы ДРКБга алып киткәннәр. Табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.