Песошин Родион Карповны Татарстан сәнәгать министры урынбасары итеп билгеләде
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсенең элеккеге җитәкче вазифасын башкаручы Родион Карпов Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләнде.
Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
«Карпов Родион Михайловичны 2021 елның 1 июленнән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазифасына билгеләргә», — диелә документта.
Идел буе Ростехнадзор җитәкчесе вазифасында Карпов узган елның маеннан 2021 елның мартына кадәр эшләде. Аңа кадәр ул ведомствоның Идел буе идарәсендәге нефть чыгару сәнәгате һәм тау күзәтчелеге бүлеген җитәкли, шулай ук Әлмәт башкарма комитетында эшли.