Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Ярдәм» мәчете бәйрәм оештыра
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). 2 июньдә «Ярдәм» мәчете комплексында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм оештырыла. Бәйрәмдә мастер-класслар, балалар уеннары, тамаша һәм бәйгеләр узачак. Программада спорт уеннары белән балалар Сабантуе төп урынны алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Артист Фәнис Җиһаншин бәйрәмнең махсус кунагы була. Чараны тамада Гамил Нур алып барачак. Бәйрәм Серов урамы 4а адресы буенча 2 июньдә иртәнге унда башлана. Керү ирекле.