Самарада «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең элеккече җитәкчесе истәлегенә концерт була
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). 6 июньдә Самарада «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбленең концерты узачак. Бу турыда «Самара татарлары» сайты нда хәбәр ителә. «Кеше китә, эзе кала» дип исемләнгән концерт ансамбльне оештырган Илгиз Колючев истәлегенә багышлана.