Азнакайда сыер савучылар һәм технологлар ярышында җиңүчеләр билгеле булды
(Азнакай, 29 май, «Татар-информ», «Маяк» , Резидә Шәрипова). Кичә «Азнакай» агрофирмасының Тымытык бүлекчәсендә сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру буенча технологларның район бәйгесе узды. Анда 21 сыер савучы, 18 технолог катнашты. Конкурсантларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сәламләп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Авыл хуҗалыгы ветераннарына һәм ветеран-терлекчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Әлеге бәйге районда унынчы елын үткәрелә. Сыер савучылар арасында беренчелекне «Азнакай» агрофирмасының Татшуган бүлекчәсеннән Резеда Газыева, ә технологлар арасында «Азнакай» агрфирмасының Сәпәй бүлекчәсеннән Илнур Төхбәтуллин яулады. «Мин сигез еллап сыер савам. Эш шартлары яхшыра, кул хезмәте кими бара, хезмәт хакы да әйбәт. Ирем белән өч бала тәрбиялибез. Үз хуҗалыгыбызда да маллар асрыйбыз. Яшьләр программасы буенча йорт салып кердек. Авылны үзем дә, балаларым да ярата, алар миңа ярдәм дә итәләр. Бәйгедә дүртенче елын катнашам, бу җиңүем — өченчесе», — ди Резеда Газыева. Илнур Төхбәттуллин да үз һөнәре буенча Сәпәй бүлекчәсендә биш ел эшли. «Без токымлы таналар җитештерү белән шөгыльләнәбез. Узган ел агрофирма буенча бүлекчәләргә 1179 буаз тана бирдек. Быел 2000 башка исәпләнгән яңа мега-комплекс ачылачак, шуңа күрә баш саны тагын тагын да арттырырга тырышачакбыз», — ди ул. Бәйгедә катнашкан һәр кеше диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.