Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган очкычтагы пассажирның хәле турында сөйләделәр
(Казан, 23 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына Улан-Удэдан Мәскәүгә юл тоткан һәм Казан аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган самолеттагы пассажирның хәле турында хәбәр иттеләр. Пассажирга — 24 яшь, ул Бурятиядән, очкычта ризык белән агуланган. Аңа тиешле ярдәм күрсәткәннәр һәм хастаханәдән чыгарганнар. «Татар-информ» агентлыгы Улан-Удэдан Мәскәүгә юл тоткан очкыч, бер пассажирның хәле начараю сәбәпле, Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булуы хакында хәбәр иткән иде .