Әлмәттә «Татнефть» грантларын тапшырдылар
(Әлмәт, 23 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). «Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә «Татнефть» компаниясе грантларын тапшыру тантанасы булды. Чара яңа киноконцертлар залында узды.
Быел грантлар конкурсына Россиянең ун төбәгеннән 1415 гариза бирелгән. Грант комитеты экспертлары тарафыннан 102 млн. сумнан артык суммага 184 проект хупланган.
Рөстәм Мөхәммәдиев, «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары, грант алучыларга мөрәҗәгать итеп, «Татнефть» өчен нефть төбәгенең һәм республиканың социаль өлкәсенә ярдәм итү модага иярү түгел, ә киләчәккә аңлы инвестицияләр кертү, уңайлы мохит булдыру, үсеп килүче буынны тәрбияләү, мәдәният, сәнгатьне үстерү.
Компания ел саен безнең тирәдә яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән киңкүләмле проектларга миллиардлаган сум инвестицияли. Шул ук вакытта кече эшләр дә күп файда китерә: аларны тормышка ашыру өчен акча гына түгел, ә үз идеяләре белән «җан атучы» инициативалы тәвәккәл кешеләр дә кирәк. Без сездә социаль сәясәтебезне гамәлгә ашырганда партнерлар күрәбез һәм сезнең проектларга ярдәм итү өчен 6 ел безнең грант программасын гамәлгә ашырабыз», — дип билгеләп үтте.
Үз чиратында, грантлар ияләре төрле номинацияләрдә социаль проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен «Татнефть»кә зур рәхмәт белдерделәр.
Әлмәт лидерлар өчлегенә керде: 14,6 млн сумлык 20 проект финанс ярдәме алды.