«КАМАЗ» җәмгыяте җитештерү күләмен арттырырга планлаштыра
(Чаллы, 16 май, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). «КАМАЗ» җитештерү күләмен арттырачак. «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә агымдагы елның икенче яртысында тәүлегенә 210 автомобиль җыярга планлаштыралар. Генераль директор Сергей Когогин әйтүенчә, бүгенге көндә тәүлегенә 200 машина җыела, бу ел башына караганда 15кә артык. «Бүгенге көндә якындагы 4 айга барлык автомобильләр сатылган. Шуңа күрә без бизнес-планны арттырырга булдык», — ди ул.