Әлмәт спортчысы кикбоксинг буенча бөтенроссия бәйгесендә көмеш медаль алды
(Әлмәт, 13 май, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 3-8 майда Чиләбе шәһәрендә кикбоксинг буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге узды. Анда Әлмәт егете призлы урын алды. Әлмәтнең олимпия резервының спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ежов Глеб кикбоксинг буенча «Лоу-кик» дисциплинасында Россия беренчелегенең көмеш призеры булды.