Актанышта балыклар уылдык чәчсен өчен күлләргә чыршы ботаклары салдылар
(Актаныш, 13 май, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). Бүген «Балык булсын!» акциясе кысаларында Актаныш районының Татар Ямалысы авылы янындагы күлләргә балыклар уылдык чәчсен өчен чыршы ботаклары салдылар.
Әлеге игелекле гамәлдә балыкчылар, урманчылар, мәктәп укучылары катнашты. Барысы 7-8 чакрым озынлыкта шушындый чыршы ботаклары салу планлаштырыла.