Бүген Татарстанда 31 градуска кадәр эссе булуы көтелә
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Бүген, 13 майда, Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана. Көндезге сәгатьләрдә температура +26, +31 градуска кадәр күтәреләчәк.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы да ихтимал.
Яшен вакытында көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге көчәеп, секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.