Чаллыда пристань янында үләнгә ут капкан
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә Чаллы пристане янындагы янгынның (аннан куе төтен күтәрелә) видеосы чыкты. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Үзәк урамда 50 квадрат метр мәйданда үлән яна. Хәзерге вакытта урынга ут белән көрәшүчеләр килгән, алар янгынны сүндерә.