Казанда җиңел автомобиль юлдан самокатта барган егетне бәрдергән
(Казан, 13 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Шәһәр дәүләт автоинспекциясеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте кичә иртән Родина урамында булган. Hyundai автомобиленең йөртүчесе, кисәк кенә юлга чыгып, юлдан самокатта барган 26 яшьлек егетне бәрдергән. Нәтиҗәдә, егет төрле тән җәрәхәтләре алган.