Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан чаралар бәйрәм салюты белән төгәлләнде
(Казан, 9 май, "Татар-информ"). Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан чаралар бәйрәм салюты белән төгәлләнде. Бәйрәм салюты 22.00 сәгатьтә башланды һәм дүрт минут дәвам итте. Оештыручылар сүзләренчә, салютны күзәтү өчен иң яхшы урын Меңьеллык мәйданыннан ерак түгел - Казансу елгасы акваториясендә иде.