Рөстәм Миңнеханов Прилучныйның Казанда Җиңү парадында җырлавын инстаграмда күрсәтте
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия актеры Павел Прилучныйның Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парадындагы чыгышын үзенең Инстаграм аккаунтына куйды.
Павел Прилучный Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимовның «Девятаев» хәрби-тарихи фильмында төп рольне уйнады. Фильм чын вакыйгаларга нигезләнгән һәм Казанның мактаулы гражданины — очучы-истребитель Михаил Девятаевның батырлыгы турында сөйли.
Әлеге фильмның саундтрегы — «Любимый город» җыры. Россия актеры Татарстан башкаласында узган бәйрәм парадында нәкъ шушы җырны башкарды.