Лаешта Җиңү паркында СССР Герое Борис Кузнецовка бюст ачылды
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка бронза бюст ачылды. Һәйкәлдәге җәймәне геройның кызы һәм оныгы Наталья һәм Александр Иванченовлар ачты. Геройның кызы һәм бюстның охшашылыгы тантанага килүчеләрне шаккаттырды. Наталья Борисовна үзе дә, бюстның үзенә охшавын әйтте. «Бу бюстны миңа карап ясаган кебек», — диде Наталья Иванченова. Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантанада район башлыгы Илдус Зарипов, ветеранның тол хатыны Әлфия Филатова, Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты. Яңа бюстны карарга ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм ветераннарның тол хатыннары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, мәктәп һәм техникум укучылары, Лаештагы оешмаларда һәм предприятиеләрдә эшләүчеләр килгән иде.