Мисырдан килгән студент егет ялгыш аш серкәсе эчкән
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Бәйрәмнәр алдыннан Татарстанның Республика клиник хастаханәсе реанимация бүлегенә Мисыр студент-медигын китергәннәр. Ул ялгыш 9 процентлы аш серкәсе эчкән. Бу хакта «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Егет сүзләренчә, өстәлдә сыеклык салынган пыяла стакан булган. Ул моны су дип уйлаган һәм эчеп куйган. Студентны Республика клиник хастаханәсенә тиз арада китергәннәр. Махсус зонд ярдәмендә табиблар эчке органнарны юдырткан һәм егетне реанимациягә озаткан. Хәзер студент-медик терелүгә бара, үзе ашый. Ул җитди өзлегүләрдән котылып кала алган.