Татарстанда коронавирустан өч ир-ат үлгән
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланган<...>», - диделәр ведомствода. Covid-19 вирусыннан 1935, 1940 һәм 1942 елларда туган ир-атлар үлгән. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта. Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 468гә җиткән.