Татарстанда узган тәүлектә 35 кешедә коронавирус ачыкланган
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 35 яңа очрагы теркәлгән, барысы да аралашу юлы белән йоктырылган.
«23 пациент хастаханәдә, 12 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Казанда 15, Чаллыда 11, Минзәлә, Сарман, Тукай районнарында икешәр кеше авырган, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Спас районында берешәр очрак ачыкланган.
4 майга Татарстанда ковидның 20 602 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле 17 619 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 10 кеше терелгән.
Барлыгы 257 573 кешегә вакцина ясатылган, алар арасыннан 167 471 кеше икенче прививка ясаткан.
Вакцинациягә берничә ысул ярдәмендә язылырга була:
РФ дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша
Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша
112 бердәм номерына шалтыратып
Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп
Поликлиникага мөрәҗәгать итеп.