Фура ике автомобиль белән бәрелешкәч, Яшел Үзән трассасында ягулык түгелгән
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Фура ике автомобиль белән бәрелешкәч, Яшел Үзән трассасында ягулык түгелгән.
«Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итүенчә, бүген иртән Яшел Үзән янындагы трассада массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган: «Тойота» фураның ян ягына килеп бәрелгән. Шуннан соң «Тойота» га арттан бер җиңел машина килеп төртелгән.
Шаһитлар сүзләренә караганда, һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән. Бәрелештән соң юлга ягулык түгелгән.