Мамадышта скандинав йөреше буенча мастер-класслар үткәрә башладылар
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадышта Скандинав йөреше буенча күнегүләр башланды. «Кайгырту» социаль үзәгендә Скандинав йөреше берничә ел алып барыла. Күптән түгел «Сәламәтлек сукмагы» дип исемләнгән үзәк проекты Татарстанда социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңде. Откан акчаларга биредә 25 пар скандинав таягы сатып алганнар һәм өлкән яшьтәге мамадышлылар белән дәресләр үткәрә башлаганнар. Бу турыда «Нократ» газетасы яза. Социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире сүзләренчә, быел үзәк хезмәткәрләре барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар сериясен башларга карар иткән. «Скандинав йөреше — ул гадилек, нәтиҗәлелек һәм сәламәтлек. Шул ук вакытта мондый спорт зур финанс чыгымнары таләп итми», — диде ул. Скандинав йөреше өчен таяк комплектының бәясе 900 сумнан башлана. Мастер-классларда аларны бушлай бирәләр. Оештыручылар башлаучы спортчыларга гади чаңгы таякларының монда туры килмәячәген аңлата. Йөкләнеш бөтен мускул корсетына тигез таралырга тиеш.