Кукмара үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты коронавирустан прививка ясаткан
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Кукмара районы үзәк хастаханәсендә «кызыл зона»да эшли торган табиб-инфекционисты Илдус Сәмигуллин яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты. Кукмара үзәк хастаханәсендә бу көннәрдә медик «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасының беренче компонентын алган, 21 көннән ул икенче прививканы ясатачак, дип ачыклык керттеләр. Бу хакта «Трудовая слава» газетасы яза. Районга 140 препарат комплекты кайтарылган. Вакцинация Кукмара үзәк район хастаханәсенең 223нче прививка кабинетында уздырыла. Прививка ясатырга теләгән һәркем гомуми практика табибына яисә яшәү урыны буенча дәвалау учреждениесе фельдшерына мөрәҗәгать итә ала. Кукмара үзәк хастаханәсенең «Инстаграм» сәхифәсе аша да прививкага язылырга мөмкин. Моның өчен үз исемеңне һәм фамилияңне, туган елыңны һәм телефон номерын директка язарга кирәк.