Әлки районы ветеринария табибына мактаулы исем бирелде
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Әлки ветеринария участогы мөдире Шамил Садриевка «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исем бирелде. Дәүләт ветеринария хезмәтендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул дәрәҗәле исем һәм бүләк алды. Менә 36 елдан артык Шамил Садриев бөтен җаваплылыгы һәм тырышлыгы белән ветеринария табибы булып эшли. Хезмәттәшләре һәм авыл халкы аның турында тирән белемле, компетентлы белгеч буларак сөйли. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аңа дәрәҗәле бүләк тапшырды.