КФУ гибрид белем бирү өчен техника сатып алуга 52 млн сумга якын акча тотарга ниятли
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Галиева). КФУ гибрид белем бирү аудиторияләре өчен 51,4 миллион сумлык җиһаз сатып алырга ниятли.
Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
«Гибрид белем бирү аудиторияләре өчен мультимедиалы җиһаз комплексы аудиториядәге студентлар өчен дә, өйдән торып белем алучылар өчен дә уку материалын бер үк вакытта җиткерүгә бәйле бурычларны хәл итәргә тиеш», - диелә техник биремнең кушымтасында.
Университет төрле институтлардагы 297 аудиторияне җиһазландыру өчен идарә ителә торган камералар, микрофоннар һәм USB озынайткычлары сатып алырга ниятли.
Конкурста бары тик кече һәм урта бизнес вәкилләре генә катнаша ала. Заявкаларны 8 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.