Татарстан кырларында барлыкка килгән боз катламы уҗымнар өчен куркыныч түгел
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан кырларында барлыкка килгән боз катламы бөртекле культуралар өчен куркыныч түгел.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, җылы һава торышы туфракта югары температура саклануына ярдәм итә. «Шуңа бәйле рәвештә, республика кырларында 0,2-1,5 сантиметр калынлыкта боз катламы барлыкка килде. Ул һава температурасының кисәк үзгәрүе нәтиҗәсендә хасил була», - дип искәрттеләр министрлыкта.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, республика кырларында кар катламының калынлыгы – 40-65, Кама аръягындагы кайбер районнарда 30-35 сантиметр тәшкил итә, күпчелек районнарда ул нормадан 1,5-2,5 тапкыр артык.
Татарстанда быелгы ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар 552 мең гектар мәйданда чәчелгән, шуның 435 мең гектары – көзге бодай, 111,5 мең гектары – арыш.