Казанда каршеринг автомобиле юл читендәге кар көртенә кереп баткан
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанда «Яндекс. Драйв» каршеринг автомобиле юл читендәге кар көртенә кереп баткан, машинаның исерек хәлдәге йөртүчесе авария урыныннан качып киткән.
Юл һәлакәте кичә кичке уннар тирәсендә Габишев урамында булган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр.
Авария булган урынга автомобильне арендага бирү компаниясе вәкилләре һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән, әмма машина йөртүчене таба алмаганнар. Ул исерек булган һәм авария урыныннан качып киткән дип фаразлана.
Зыян күргән автомобильне эвакуатор штрафстоянкага алып киткән.