«Саләх» мәчете имам-хатыйбы Ислам динендә алдарга яраган очракларны атады
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы мөселманга алдарга яраган очракларны атады.
«Ислам динендә кайбер хәлләрдә ялганларга рөхсәт ителә: бер-берсе белән сөйләшмәгән ир белән хатынны яки ике мөселманны килештерер өчен, сугышта дошманны алдар өчен. Шулай ук кемнең булса да җанына, малына, диненә һәм намусына золым һәм хаксызлык белән зарар килгәндә, аларны коткарыру ниятеннән һәм хаста кешеләргә өмет, яшәү көче бирер өчен алдарга ярый», — диде ул. «Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә шулай дигән: «Халыкның арасын төзәтер өчен изге максат белән сүз йөрткән яки изге ният белән ялган сөйләгән кеше ялганчы түгелдер», — диде Тимергали хәзрәт Юлдашев «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә .
Элегрәк Тимергали хәзрәтнең алдауның кешене гөнаһка гына түгел, җәһәннәмгә китерүе турындагы фикерен язган идек.