Татар бакчасы мөдире: Электрон чират аркасында татарча белмәгән балалар килә
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 415нче татар балалар бакчасы мөдире Рузалия Кадыйрова электрон чират аркасында татарча белмәгән балалар килә дип әйтте. Бүген журналистлар балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты.
«Мин бу бакчада 13 ел эшлим. 2000нче еллар башында монда бөтенләй русча белмәгән балалар килә иде. Унөч ел эчендә дөнья үзгәрде, хәзер безгә килүче балаларның яртысы татарча аңламый. Бу электрон чиратның нәтиҗәсе. Ата-ана безне сайлаган икән, бала татар милләтеннән булмаса да кабул итми мөмкин түгел, — дип сөйләде Рузалия Кадыйрова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Мөдир сүзләренчә, тәрбиячеләр барлык балалар белән дә бары тик татар телендә сөйләшә. Дәресләрне рус һәм татар төркемнәренә бүлеп уздыралар. Мәдәни чаралар татар телендә оештырыла. Кайбер бала татарча иркен сөйләшергә өйрәнә алмаса да, татар сөйләмен барысы да яхшы аңлый. «Татар-информ» хәбәрчесе сабыйлар белән аралашканнан соң, моңа инанды.
«Тәрбиячеләребез тирән белемле һәм тәҗрибәле. Алар җырлар, уеннар аша балаларда телгә кызыксыну уята белә», — диде Рузалия Кадыйрова.
Коллективның уңышлары да шактый. 2003 елда милли тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшчәнлек өчен бакча Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек булган. 2013 елда аңа «Иң яхшы ике телле балалар бакчасы» дигән исем һәм 1 млн сумлык грант бирелгән.
«2021 елда без Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оештырган бәйгедә җиңгән 20 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе арасында булдык. Бакча өчен бу зур дәрәҗә», — диде җитәкче.