Дамир Исхаков: Революциядән соң ун мең гарәп-фарсы алынмасы телебездән төшеп калган
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Революциядән соң ун мең гарәп-фарсы алынмасы татар теленнән төшеп калган, дип саный Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.
«Зур галимебез Мирза Мәхмүтовның „Революциядән соң татар теленнән 10 мең гарәп-фарсы алынмасы төшеп калган“, дип әйткән сүзе бар иде. Моны соңыннан тел галимнәре раслады. Мин дә кызыксынып карадым. Дини фәлсәфә төшенчәләре төшереп калдырылган. Шуннан соң татарларда фәлсәфә бетте. Дини фәлсәфәне без бүген дә формалаштыра алмыйбыз. Ни өчен? Чөнки төшенчәләр юкка чыккан», — диде ул.
Татар теленнән төшеп калган төшенчәләрне кире кайтарырга кирәк, дип саный тарихчы.
«Көнбатыш Европа галиме: „Әгәр фәлсәфәгез юк икән, дөньяда сезнең милләтегез, гомумән, юк“, — дигән. Шуңа күрә безгә төшеп калган төшенчәләрне торгызырга кирәк. Алар барысы да татар теле белән бәйле», — диде Дамир Исхаков «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.