Татарстанда «Спутник V» препараты белән тәэмин итүне арттырачаклар
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанда халык ихтыяҗы буенча «Спутник V» препараты белән тәэмин итүне арттырачаклар. «Без шушы көннәрдә җитәрлек күләмдә яңа партия алачакбыз — 70 меңгә якын доза, һәм акрынлап кайтарыла торган препаратлар санын арттырачакбыз. Февраль аенда 190 меңгә якын доза планлаштырыла», - диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта. Галимова сүзләренә караганда, ил җитәкчелеге бу вакцинаны җитештерү темпларын арттыру буенча бурычлар куйган, димәк, бу регионнарга илтеп җиткерүдә дә чагылыш табачак. «Вакцина җитмәүгә бәйле хәл көтелгәнчә булды, без <...> ихтыяҗдан чыгып, төгәлләнәчәген белдек», — диде Галимова. Журналистның Татарстан Президенты вакцинациясе турындагы соравына спикер: «Рөстәм Нургалиевич моны эшләгәч тә, бу хакта һичшиксез хәбәр итәчәк», - дип җавап бирде.