Фәттахов 23 гыйнварда митингта катнашкан яшьләр белән журналистлардан башка очрашачак
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 23 гыйнварда митингта катнашкан яшьләр белән ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов очрашуы матбугат вәкилләреннән башка узачак.
Яшьләр чарада журналистларның булмавы турында сорады, диделәр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә.
«Кайбер катнашучылар безгә очрашуда ачыктан-ачык, әмма журналистлардан башка чыгыш ясарга әзер икәнлекләрен язды»,-дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Ведомствода аңлатуларынча, мондый форматта сөйләшү мөмкин кадәр ачык булырга тиеш.