Башкортстанда ачык һавада концертлар куярга рөхсәт ителде
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Якын арада Башкортстанда коронавируска каршы чорның яңа йомшартулары гамәлгә керәчәк. Яңа инфекция белән көрәш буенча төбәк оператив штаб утырышында ачык һавада концертлар куярга һәм залларны 50 процентка кадәр тамашачылар белән тутыру турында карар кабул ителде. Чыганак мәгълүматлары буенча, коронавируска каршы чараларны йомшартуга бәйле рәвештә, якын арада Уфада Элвин Грейның (Радик Юльякшин) бушлай концерты узачак. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Шулай ук Башкортстан башкаласы «Яңа Атланта» икенче рэп-фестивален уздыруга әзерләнә. Анда 2019 елның декабрендә Моргештерн, Face, Thomas Mraz һәм Россиянең башка йолдызлар чыгыш ясады.