Дания Заһидуллина: Шәриф Камал әдәби бәйгесендә катнашучылар яңа әдәбият алып килә
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Әдәбият белгече, тәнкыйтьче, Дания Заһидуллина Шәриф Камал исемендәге әдәби премиядә катнашкан яшьләрнең эшләрен бәяләгән. Ул иҗатчыларның яңа әдәбият тәкъдим итүен әйтте.
«Соңгы елда Татарстанда татар теле, әдәбиятына игътибар гаять артты. Ул күңелебезне җылыта торган күренешкә әйләнде. Яшьләрнең бәйгеләрдә катнашуы шатландыра. Хәзерге яшьләр буыны безгә яңа әдәбият алып килә. Алар шәһәр, авыл тормышының проблемаларын яктырта», — диде галимә Татар китабы йортында .
Дания Заһидуллина әдәби премиянең осталык мәктәбе булуын билгеләп үтте. «Бу конкурста кешенең психологиясе, шуның аша тормышның фәлсәфәсен, кеше кичерә торган фаҗигәне, сызлануны бирә торган әсәрләр беренче планга чыккан», — диде ул.
Галимә әйтүенчә, психологизм белән сугарылган моң, сагыш белән сугарылган проза XX йөз башында татар әдәбиятын үзгәрткән фактор булган. «Шәриф Камал — татар әдәбиятын үзгәртүче, аны Европаның иң танылган язучылары дәрәҗәсендәге әсәрләр бирә алырлык итеп күрсәткән язучыларның берсе. Хәзерге яшьләрнең әсәрләрендә дә бу башлангыч бар», — диде ул.