Татарстан Президенты «Ел студенты-2020» җиңүчеләрен бүләкләде
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда «Ел студенты-2020» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студенты Дамир Нургалиевны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде «Илебезнең, республикабызның киләчәге - ул сез. Бүген безнең илдә югары уку йортларына зур игътибар бирелә. Татарстанда да бу юнәлештә күп эшләнә. Татарстан университетлары безнең илдә иң яхшылардан санала. Тормышта без студентларга еш мөрәҗәгать итәбез. Алар актив кешеләр», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты әйтүенчә, коронавирус пандемиясе вакытында студентлар берләшмәсе республика халкына бик кирәк булган барлык волонтерлык акцияләрендә актив катнашты. Гран-прины Казан инновацион университеты студенты Дамир Нургалиев алды.