Татарстан синоптиклары томан һәм көчле бозлавык турында кисәтә
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә.
Төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән томан төшәчәк. Юлларда көчле бозлавык булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Метеорологлар мәгълүматлары буенча, төбәктә аномаль һава торышы сакланачак.