Чехия режиссеры «Әкият» театрында спектакль куярга планлаштыра
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Чехиядә яшәүче курчак театры режиссеры Евгений Ибраһимов «Әкият» курчак театрына килеп, Көнчыгыш шигърияте буенча спектакль куярга җыена. Ул үз командасы һәм биредәге артистлар белән эшләячәк.
«Әгәр пандемия комачауламаса, безгә режиссер, „Алтын битлек“ театр премиясе иясе Евгений Ибраһимов килергә тиеш. Хәзер ул Чехиядә яши», - диде «Татар-информ»га «Әкият» театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.
Руми һәм Омар Хәйям кебек язучыларның көнчыгыш шигърияте буенча сценарийны режиссер Ибраһимов мөстәкыйль рәвештә язарга ниятли.
«Әлегә анда текст булыр микән, билгесез, әмма ассоциатив һәм образлы рәт сакланачак», — дип искәртте театр сәнгать җитәкчесе.