Песошин: Геннадий Зерцаловның бөтен гомере кешеләргә хезмәт итүгә багышланган иде
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе бинасында КПССның Казан шәһәр комитетының элеккеге беренче секретаре Геннадий Зерцалов белән хушлашу мәрасиме узды. Хушлашу мәрасимендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Геннадий Зерцалов Татарстан Республикасы башкаласы һәм республиканың социаль - икътисади үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның үлеме - Татарстан өчен зур югалту. «Геннадий Иванович Зерцаловның бөтен гомере кешеләргә хезмәт итүгә багышланган иде. Ул һәрвакыт хөрмәткә лаек кеше булды», — диде ТР Премьер-министры. Геннадий Зерцалов Казанның Самосырово зиратында җирләнәчәк.