Синоптиклар татарстанлыларны томан һәм бозлавык турында кисәтә
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстанның кайбер районнарында томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төнлә республикада салкын һава торышы саклана: термометр баганасы -19, төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязган вакытта -27 градуска кадәр төшәчәк. Көндез төбәк җылы атмосфера фронты зонасында булачак - кар явачак, урыны белән буран, көньяктан секундына 13 метрга кадәр көчле җил көтелә. Һава торышы -7дән алып -12 градуска кадәр, көньяк-көнбатышта -1дән алып -6 градуска кадәр булачак.