Татарстан Пенсия фонды 2021 елда пенсия билгеләү тәртибен аңлатты
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге 1960 елның беренче яртыеллыгында туган ир-атлар һәм 1965 елның беренче яртыеллыгында дөньяга килгән хатын-кызларга гомуми нигездә пенсия билгеләячәк. Бүген РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова социаль челтәрдә оештырылган туры эфир барышында хәбәр иткәнчә, пенсияне 61 яшь тә 6 ае тулган ир-атлар һәм 56 яшь тә 6 ае тулган хатын-кызлар ала башлаячак. «Моннан тыш, аларның 12 елдан да ким булмаган иминият стажы һәм 21дән ким булмаган пенсия коэффициенты булырга тиеш», — диде ул. Спикер билгеләп үткәнчә, пенсия законнары белән 42 ел стажы булган ир-атлар һәм 37 еллык стажга ия булган хатын-кызлар өчен пенсияне вакытыннан алда билгеләү каралган.