Авыл хуҗалыгы министры: Бездән экспортка сыйфатсыз товар китәргә тиеш түгел
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров экспорт продукциясенә игътибарлы булырга кушты. «Бездән экспортка сыйфатсыз товар китәргә тиеш түгел», — диде.
«Экспортка продукция сату бурычы тора. Федераль министрлык күрсәтмәсе буенча, быел 322 млн доллар продукцияне экспортка чыгарырга тиешбез. Бу мәсьәлә буенча көндәлек эш бара. Экспортка чыга торган продукция бөтен чараларны үтәргә тиеш. Бездән сыйфатсыз товар китәргә тиеш түгел», — диде министр.
Ул ел дәвамында бу эшне башкарырга кирәклеген ассызыклады.