Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Январь
2021

Шамил Садыйков: «Китап» радиосының мобиль кушымтасын унбиш меңгә якын кеше йөкләгән

0

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Китап» радиосының мобиль кушымтасын App Store һәм Play Market кибетләрендә унбиш меңгә якын кеше йөкләгән. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков матбугат очрашуында әйтте.

«Китап» радиосы Татарстан Президенты кушуы буенча оештырылды. Радионың төп максаты — татар әдәбиятын киң даирәгә, халыкка җиткерү, аны пропагандалау. Радионы кушымта аша Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап тыңлыйлар. Шул форсаттан, Президентыбызга рәхмәт әйтәсем килә», — диде ул.

Шамил Садыйков радионың бүгенге көндә татар кешесе өчен зур горурлык булуын билгеләп үтте. «Әдәби-мәдәни яктан караганда, „Китап“ радиосының дөньяга чыгуы зур ачыш. Анда хәзерге заманга туры килгән, актуаль булган материаллар чыга», — дип бәяләде ул.

«Моңа кадәр татар әдәбиятының байлыгын күрсәтә торган радио юк иде әле. „Китап“ радиосы барлыкка килү — зур казаныш. Ул халыкның күңелендә урын алыр, татар әдәбиятын үстерүгә өлеш кертер дип уйлыйбыз. Аудитория һәм язучылар белән эшләү бурычын куйдык», — диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Китап» радиосы соңгы унсигез ел эчендә Мәскәүдәге федераль конкурс комиссиясендә милли концепция белән җиңеп чыккан беренче радио булганлыгы әйтелде. «Бу милләтебезнең, җитәкчелегебезнең һәм Татмедианың зур җиңүе. Шигаребез — «Һәрбер өйгә таныш көйләр, милли моңнар һәм Китап», — диде радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.

Аның сүзләренчә, радионың фонотекасы яңартылып тора. «Бүгенге көндә программа өлешендә матур әдәбият һәм матур сүз — шигырьләр, хикәяләр һәм повесть-романнар яңгырый. Аудитория — 35 яшьтән өлкәнрәк тыңлаучылар. Нәкъ шушы буын аша, халыкчан җыр, әдәби сүз ярдәмендә милләтне саклап калган иң зур кыйммәтләрне киләчәк буынга тапшырасыбыз килә», — диде ул.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net