(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Хәрәм саналган ризыкны хәләл дип башка берәүгә ашаткан кеше берьюлы өч гөнаһ эшли, ди Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев. «Беренчедән, ул үзенә зур гөнаһ — ялган ала. Икенчедән, ул үзе хәрәм ашаган булып санала. Ягъни гөнаһы үзе хәрәм ризык ашаган кадәр килә. Өченчедән, бу алдау гына түгел, ә хыянәт кылу була. Ул башка кешегә ярамаган ризык ашатып, аны авыр хәлдә калдырды. Бу бик куркыныч. Андый гөнаһлардан ерак булырга кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Элегрәк Тимергали хәзрәт Юлдашевның җанисәп вакытында һәр кеше үз милләтендә калырга тиеш, дигән фикере турында язган идек .