Краснодар татарлары «Дусларча очрашу»га чакыра
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Краснодар өлкәсендә яшәүче татарлар «Дусларча очрашу» оештыра.
«Иртәгә, 21 гыйнварда, без үзебезнең пәнҗешәмбе көнне була торган яхшы, дусларча очрашуны уздырырга булдык. Теләге булган һәркемне кичке алтыга чакырабыз», дип яза «Булгар-К» татар җәмгыяте инстаграмдагы сәхифәсендә.
Очрашу Краснодар шәһәрендәге Красноармейская урамындагы 53 йортта урнашкан Милли мәдәниятләр үзәгендә була.