Кукмара районы башлыгы Хач ману көнендә суга чумлады
(Кукмара, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Эльфира Мөбәракшина). Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Хач ману бәйрәме көнне Чура авылындагы купельдә суга керде. Ул үзенең Инстаграмдагы аккаунтында фото куйган. Шулай ук район башлыгы православие динен тотучыларны да котлый. Алдан хәбәр ителгәнчә, Хач ману көнне Кукмара районында өч урында — Лубян, Нырья, Село Чура авылларында суга чумлау өчен махсус бәкеләр ясадылар.