2021 елда Менделеевск районы мәктәпләрендә модернизация үткәреләчәк
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанның Менделеевск районында мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү узачак. Аерым алганда, 3нче гомуми белем бирү мәктәбенә, Илнәт мәктәбендә спорт залына, 3нче һәм 4нче мәктәпләрдә азык-төлек блокларына өлешчә ремонт ясау планлаштырыла. «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Үсеш ноктасы» федераль проекты буенча 1нче һәм 7нче мәктәпләрдә, шулай ук 1нче гимназиядә физика, химия, биология кабинетларын ремонтлау планлаштырылган. Бу хакта «Менделеевские новости» газетасы яза. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илбар Таһиров сүзләренчә, киләсе атнада Татар Чаллысы мәктәбендә ремонт эшләре тәмамланачак. 2022 елга федераль программа буенча Абалачи һәм Татар Чаллысы торак пунктларында тулысынча капиталь ремонт уза, шулай ук Тихоново авылында яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзү планлаштырыла.