Казанда тугыз баллы бөке хасил булды
Иртән Казан юлларында тугыз балллы бөкеләр хасил булды.
«Яндекс.Бөкеләр» сервисы мәгълүматлары буенча, бүген иртән Казанда тугыз баллы бөкеләр барлыкка килде. Хәзерге вакытта Гадел Кутуй, Родина, Зорге, шулай ук Назарбаев урамнарында, Сукно Бистәсе метросыннан алып Техник урам белән кисешүгә кадәр хәрәкәт аеруча кыен.