Янгын сүндерүчеләр Татарстанда ут капкан ташландык бинадан ир-атны коткарган
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Янгын сүндерүчеләр Татарстанда янган ташландык бинадан ир-атны коткарган.
«Кичә 23.16 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендәге Яшел урамында янгын чыгуы турында хәбәр иттеләр. Ташландык йортның беренче катында шәхси әйберләр һәм диван янган. Янгын мәйданы 9 квадрат метрны тәшкил итте», - дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Янгын сүндерүчеләр бинадан махсус битлек ярдәмендә 44 яшьлек ир-атны саф һавага чыгарган. Яну продуктлары белән уртача авырлыкта агуланган ир-атны Васильево хастаханәсенә озатканнар. Озакламый янгын сүндерелгән. Ут кабуның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке төпчеге булырга мөмкин.