Башкорт опера һәм балет театрының балет труппасына Рудольф Нуриев исеме бирелде
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Балет сәнгатен үстерүгә һәм гореф-гадәтләрен саклауга керткән өлеше өчен Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына Рудольф Нуриев исеме бирелде.
«Театр тарихы легендар биюче белән тыгыз бәйләнгән — нәкъ менә биредә ул үзенең беренче профессиональ адымнарын ясаган», — дип хәбәр итә «Башинформ» .
Республика башлыгы Радий Хәбиров күренекле эшлеклеләрнең истәлеген мәңгеләштерү һәм хөрмәтләү мәсьәләләре буенча комиссия карары нигезендә театрның Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының балет труппасына Рудольф Нуриев исемен бирү турындагы үтенечнамәсен хуплады.