Казанда янган йортны сүндергәндә хуҗасының мәетен тапканнар
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда янган йортны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр хуҗасының мәетен тапкан. «Бүген төнге 2.41 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына Киров районының Кояшлы урамында янгын чыгуы турында хәбәр килде. Бүрәнәдән салынган шәхси йорт янды, янгын мәйданы 48 квадрат метр тәшкил итте», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Янгын сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр һәлак булган 77 яшьлек хуҗаның мәетен тапкан. Хәзерге вакытта ут чыгуның сәбәбе ачыклана.