Татарстанда балаларның коронавирус белән авыруы, олыларга караганда, сигез тапкыр ким
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балаларда коронавирус белән авыру дәрәҗәсе түбән. Олыларга караганда, ковид күрсәткече сигез тапкыр ким.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина ТР Министрлар Кабинетында коллегия утырышында шул хакта әйтте.
«Балаларда авыру җиңел формада узды», — диде Патяшина.
Ул профилактика чаралары, кырыс контроль инфекция керүгә чик куйганын әйтте. «1 сентябрьдән укуны көндезге форматта башлый алдык», — диде.
«Безнең һәр мәктәпкә бактерицид нурланыш җиһазын кую инициативасын хуплаганыгыз өчен, Рөстәм Нургалиевич, сезгә рәхмәт», — дип белдерде Марина Патяшина.
Ул белем бирү йортларында балаларны иртән температураларын тикшереп кертүләрен билгеләп узды.